news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч азык-төлеккә бәяләр артуы турында кисәтте

Авыр вәзгыятькә карамастан, Россиянең дөньякүләм азык-төлек кризисына каршы көрәшү өчен ресурслары җитәрлек, дип билгеләп үтә икътисад белгече.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең агро азык-төлек сәясәте үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре докторы Василий Узун НСН эфирында якын арада азык-төлек рекордлы рәвештә кыйммәтләнәчәк, дип белдерде.

«Пандемия аркасында керемнәр ун процентка кимегән, азык-төлек кыйммәтләнә, бу тенденция 2021 елда да сакланачак. Дөньяда азык-төлек өчен иң югары бәяләр кризисы якынлаша. Күп кенә гражданнар керемнәренең 50 процентын азык-төлеккә тота», — диде ул.

Икътисадчы билгеләп үткәнчә, авыр вәзгыятькә карамастан, Россиянең дөньякүләм азык-төлек кризисына каршы көрәшү өчен ресурслары җитәрлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100