news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак

Инфляция бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк, дип фаразлый РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак. Ул бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк.
Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сүзләренчә, бу күрсәткеч Россия өчен бик түбән.

"Европа дәрәҗәсендә караганда әлеге 5,5 процентны түбән инфляция дип атау сәер яңгырый, әмма Россия өчен ул бик түбән", – ди министр, дип яза "ТАСС".

Сентябрьдә инфляция 0,2 процентны тәшкил иткән. 9 айда бәяләр 4,1 процентка арткан.

Шул ук вакытта киләсе елда студентларның стипендиясен 5,9 процентка арттырачаклар. Якындагы өч елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 12 процентка артырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot