news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел ахырында иң нык кыйммәтләнәчәк продуктларны атадылар

2021 ел ахырында азык-төлек бәяләре тулаем алганда 5,3 процентка артачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 2021 ел ахырында Россиядә барыннан да элек азык-төлек булмаган товарлар, мисал өчен, бензин, төзелеш материаллары, тукыма һәм тәмәке кыйммәтләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Басма Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән инфляциянең аерым күрсәткечләрен фаразлауга таянган. Ведомство мәгълүматлары буенча, бу тармакта инфляция 7,2 процент (2020 елның декабре белән чагыштырганда) тәшкил итәчәк, бер ел эчендә азык-төлек булмаган товарлар 6,8 процентка кыйммәтләнәчәк.

Шул ук вакытта, министрлыкта 2022-2024 елларда әлеге продукциянең инфляциясе Үзәк Банк фаразлаганнан (4 процент) югарырак булмаячак дип саный.

Алга таба азык-төлек товарлары (яшелчә һәм җиләк-җимештән тыш) урнашкан. «Известия» язуынча, 2021 ел ахырында аларның бәясе узган елның декабре белән чагыштырганда 6,6 процентка артачак. Алар бер ел эчендә уртача алганда 7 процентка кыйммәтләнәчәк.

Шулай да алдагы өч елда әлеге секторда инфляция тотрыклы төс алачак, дип фаразлый Икътисади үсеш министрлыгы. Ул 3,8, 3,5 һәм 3,6 процент тәшкил итәчәк.

Министрлыкта шулай ук 2021 ел ахырында азык-төлек бәяләре тулаем алганда 5,3 процентка артачагын искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100