Быел ТРда 118 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелер дип көтелә

Катлаулы ел авыл хезмәтчәннәренең нәтиҗәле эше өчен киртә була алмаган
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Катлаулы чор авыл хезмәтчәннәренең нәтиҗәле эше өчен киртә була алмаган. 2009 ел йомгаклары буенча, республикада 118 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелер дип көтелә. Бу, узган ел күрсәткеченнән 1 млрд. сумга артыграк. Бу хакта бүген “Корстон”да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев җиткерде.

Президент белдерүенчә, мондый күрсәткечкә сөрү җирләрен, терлекләрнең баш санын нәтиҗәле файдалану, ресурсларны саклау, инновацияле технологияләрне, югары җитештерүчән техниканы кулланып чыгымнарны оптимальләштерү, авыл халкының эшлекле активлыгын, эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерү исәбенә ирешелгән. “Бу чараларны системалы гамәлгә ашыру Татарстанга авыл хуҗалыгы продукциясен эре җитештерүче буларак илдә ныгып калырга ярдәм итә”, -ди Минтимер Шәймиев.
Республика башлыгы соңгы елларда Татарстан халкын үзебездә җитештерелгән бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, ит һәм сөт продуктлары белән тулы күләмдә тәэмин итү буенча проблемалар булмавын ассызыклады. Үзебездә җитештерелгән бу төр продукциянең бәяләре Идел буенда да, Россия буенча да иң үтемлесе. Сентябрь ахырында Россия буенча туклану продуктларының минималь җыелмасы уртача 2 140 мең сум тәшкил иткән. Ә бүгенгә иң арзанлы минималь туклану кәрзине Татарстанда күзәтелә. Бездә аның бәясе 1717 сум.

“Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең осталыгы, фидакарь хезмәте һәр елны ипи пешерү өчен җитәрлек ашлык җыеп алырга, терлекчелек продукциясен җитештерергә, Татарстанның азык-төлек мөстәкыйльлеген тәэмин итәргә ярдәм итә. Аларның эш нәтиҗәсенә карап безнең азык-төлек базары өчен тыныч була алабыз. Үзебездә җитештерелгән туклану продуктларының бәясе нинди шартларда да сизелерлек кыйммәтләнмәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез,”- дип ышандырды рспублика башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан терлекчеләре катлаулы шартларда терлек һәм кош-кортларның баш санын беркадәр арттырып, продукция бирүчәнлекне үстерүгә ирешкән. Быел сөт җитештерү буенча республика 1 млн. 900 мең тонна дәрәҗәсенә чыгарга ниятли. Ә терлек һәм кош ите җитештерү 413 мең тонна, йомырка җитештерү 1 млрд. данә күләмендә планлаштырыла. Бүген ил күләмендә җитештерелүче сөтнең Татарстанга 9 проценттан артыграк өлеше туры килә. Якын елларда бу күрсәткечне 10 процентка җиткерү ниятләнә. Шул рәвешле Татарстанда еллык сөт җитештерү күләме 2 млн. тонна тәшкил итәчәк. Ит җитештерү күләмен 500 мең тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.Хәзер республикада асралучы терлекнең өчтән бер өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә. “Шәхси ярдәмче хуҗалыклар терлекчелек продукциясен җитештерүне үстерүнең аз чыгымнар сорый торган формасы, бер үк вакытта ашлыкны төп куллану чыганагы да. Якындагы 3-4 елда бурыч - биредә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне 2 тапкырга арттыру. Без моңа ирешә алабыз”, -дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Президент искәрткәнчә, финанс кыенлыгы шартларында товар җитештерүчеләрнең ныклык запасы сизелерлек арткан. Моны агымдагы ел нәтиҗәләре күрсәтә. “ТР җитәкчелеге өчен авыл хуҗалыгы югары игътибар һәм кайгырту тармагы булды һәм шулай калачак та. Алга таба да ярдәм мөмкинлеген табарга тырышачакбыз”, -диде ул.

.