news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Хәялиев: М12 автоюлы Татарстан авылларында яшәүчеләрне эш белән тәэмин итәчәк

Яңа автотрасса буенда сәнәгать объектлары һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре төзеләчәк.

Рәмис Хәялиев: М12 автоюлы Татарстан авылларында яшәүчеләрне эш белән тәэмин итәчәк
«Татарстан» журналы

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале төзелеше сәнәгать оешмалары булдыруга китерәчәк, ә бу, үз чиратында, җирле торак пунктларда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итәчәк. Бу хакта Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев «Татарстан» журналына биргән интервьюсында.сөйләгән.

«Тиз йөрешле магистральнең иң озын участогы Кайбыч районыннан узачак. Бу яктан безгә бәхет елмайды, чөнки теләсә нинди юл — ул үсеш. Бездә сәнәгать оешмалары, завод төзергә теләсәләр, без каршы түгел. Бу бит кешеләргә эш. Гаиләдән читкә акча эшләргә китәргә туры килмәячәк. Ярар, завод булмаса да, башка нәрсә булыр. Юл буенда җитештерү урыны булдыру файдалы, бу хакта һәр мәктәп укучысы да белә», — диде Хәялиев.

Ул Кайбыч районында яшәүчеләрнең автотрасса барлыкка килүенә уңай карашта булуларын әйтте. «Мин авыл халкы җыеннарында юл турында сөйләгәндә, халык җанлана. Күптән түгел миннән: „Рәмис Рафисович, ә магистральнең юл кырыйларын кем чабачак?“ — дип сорадылар. Халык көлде, ә гомумән алганда, сорау урынлы бит», — ди ул.

«Үлән чабу гына булмаячак ул. Карны да чистартырга, чүп-чарны җыештырырга, авыл хуҗалыгы техникасы өчен керү юлларына хезмәт күрсәтергә, терлек үтәр урыннар кирәк. Мәскәүдән бит моны эшләргә килмәячәкләр. Бу да безнең өчен эш», — дип аңлатты район башлыгы урынбасары.

Рәмис Хәялиев көнчыгыш энҗеләре булган Бохара һәм Сәмәрканд кебек шәһәрләр үз вакытында Бөек Ефәк юлы аркасында барлыкка килгәнлеген, чөнки монда Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка дәүләтләрдән сәүдәгәрләр тукталганын искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100