news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта «президент» социаль ипотекасы буенча ике күп фатирлы йорт төзеләчәк

Мамадыштагы яшь гаиләләр яңа шартларда ипотека йортларында фатир ала алачак.

Мамадышта «президент» социаль ипотекасы буенча ике күп фатирлы йорт төзеләчәк

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Мамадышта «президент» социаль ипотекасы буенча ике яңа күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта проектлау стадиясе бара. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Инзил Сәлахетдинов Ленин урамы, 19 һәм Шәйхи Маннур урамы, 7 адресы буенча 24 фатирлы торак йортлар барлыкка киләчәк, диде.

Яңа йортларда фатирларны яшь гаиләләр алачак, шул ук вакытта гаиләдә ир яки хатынының яше 35тән артмаска тиеш. «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» программасы — өр-яңа, ул быел август аенда гына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча старт алды. Әлеге программа буенча ипотека еллык 7 процент белән бирелә.

«Программа яңа, әлеге чарадан файдаланырга күпләр теләк белдерер дип уйлыйм», — диде Инзил Сәлахетдинов. Бүгенге көндә Мамадыш районында «Социаль ипотека» программасы буенча 12 гаилә, «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека»га биш гаилә чиратта тора. Бу гаиләләрнең барысы да яңа йортларда фатир алырга теләк белдергән.

Буш фатирлар калса, аларны «Аренда торагы» программасы буенча кулланачаклар. Сәлахетдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта торакны арендага алырга теләүчеләр саны шактый  — 60 кешедән арткан.

Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә республиканың барлык яшь гаиләләренә социаль ипотека программасы чарасын киңәйтергә кушты, чөнки моңа кадәр хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100