news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда I кварталда карталар белән сатып алулар күләме 39 процентка арткан

Татарстанда банк карталар белән сатып алганда уртача чек 760 сум булган.

Татарстанда I кварталда карталар белән сатып алулар күләме 39 процентка арткан
"Татар-информ" архивы

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 2020 елның I кварталында Татарстанда яшәүчеләр банк карталары ярдәмендә 299 млрд сумлык 195 млн операция башкарган. Алар төрле товарларга һәм хезмәтләргә 135 млрд сум түләгән. Бу хакта Россия банкының Идел-Нократ баш идарәсе буенча Татарстан Милли банкының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика территориясендә банк карталары ярдәмендә 135 млрд сумнан күбрәк товар һәм хезмәткә түләнгән, бу узган елдан 39 процентка күбрәк. Мондый операциянең уртача суммасы — 760 сум», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда гыйнвар-март айларында түләү карталары кулланып гомуми суммасы 299 млрд сум булган 195 млн операция башкарылган. 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда операцияләр күләмен 54 процентка арткан, аларның гомуми күләме 20 процентка үскән. Көненә уртача 2 млн транзакция башкарылган.

Россия Банкы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2020 елның 1 апреленә 7,5 млн түләү картасы җитештерелгән, аларның 2 миллионнан күбрәге «Мир» илкүләм түләү системасы карталары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100