Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 45 процент торак файдалануга тапшырылган
Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илшат Гыймаев чикләү чараларының төзелеш тармагына сизелерлек йогынты ясамаганын искәртте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда беренче яртыеллыкта 2020 елга каралган планнан 45 процент күләмендә торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ведомствода узган түгәрәк өстәлдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.
«Татарстан 2 млн 979 мең квадрат метр торак тапшыру бурычын үз өстенә алды. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча без 1 млн 249 мең квадрат метр күрсәткечкә ирештек, бу еллык планның 45 процентын тәшкил итә», – диде докладчы.
«Узган ел белән чагыштырганда без 5 процентка артта, әмма бер ай дәвамында без ул күрсәткечне куып тотарбыз дип уйлыйм», – дип өстәде министр урынбасары.
Гыймаев чикләү чаралары төзелеш тармагына кагылмаганлыгын, шуңа күрә биналар төзелү дәвам итүен, ә төзүче фирмаларның офислары читтән торып эшләү форматына күчкәнлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз