“Зур сигезлек”: Медведев “ашлык саммиты” үткәрергә тәкъдим итә

Россия “ашлык саммиты” оештырырга һәм дөньядагы азык-төлек кризисын бетерү өчен “Зур сигезлек” утырышлары форматын киңәйтергә тәкъдим итә
(Мәскәү, 8 июль, “Татар-информ”, Рафаэль Мөхәммәтов). Россия “Зур сигезлек” саммитында азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсен хәл итү өчен бер чара буларак “ашлык” саммитын оештыру идеясен тәкъдим итте, дип белдерде РФ Президенты Дмитрий Медведев. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.
“Без ике яңа тәкъдим: “сигезлек” эчендә яңа формат – авыл хуҗалыгы министрлары катнаша торган форматны гамәлгә кую кирәклеге хакында белдердек. Әлеге тәкъдим хупланды”, - диде Медведев Тоякода журналистлар өчен үткән брифингта.
Өстәвенә, аның сүзләренә караганда, Россия “ашлык саммиты” кебек махсус сессия үткәрүне хуплый, анда ашлыкка бәяләр арту һәм әлеге өлкәдәге вәзгыятьне тотрыклыландыру мөмкинлекләре хакында фикер алышып булыр иде.
Дмитрий Медведев билгеләп узганча, “Зур сигезлек” лидерлары саммит барышында махсус фондлар булдыру, шулай ук азык-төлек кризисыннан аеруча зыян күргән дәүләтләргә адреслы ярдәм күрсәтү хакында да килешкән.