Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе Россия тимер юллары (РТЮ) челтәренең тотрыклы эшләүчеләр исәбендә

Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе Россия тимер юллары (РТЮ) челтәренең тотрыклы эшләүчеләр исәбендә

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре буенча тотрыклы эшләүчеләр арасында Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе аталды. Бу хакта кичә селектор киңәшмәсендә “РТЮ” ААҖ президенты Геннадий Фадеев белдерде. Җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Казан бүлекчәсе бөтен күләмле план биремнәрен арттырып үтәде. Биш айда төялү узган ел белән чагыштырганда 2,9 процентка арткан һәм 2865,4 мең тонна тәшкил иткән. Йөк төяү узган елгы дәрәҗәгә 109,1 процентка үтәлеп, 8525 миллион тонна-километр тәшкил иткән.

Пассажирла ташуда да уңышлы нәтиҗәләргә ирешелгән: узган чорда 8185,3 мең кеше илтелгән, шул исәптән 7546,4 – шәһәр яны поездларында. Пассажирлар әйләнеше узган ел дәрәҗәсенә карата 144,8 процентка үтәлгән.

Күчмә составны куллануда уңай динамика күзәтелә. Локомотивларның җитештерүчәнлеге узган елга караганда 4,7 процентка арткан, участок тизлеге – 3,4 процентка, һәр вагонның җитештерүчәнлеге – 11,8 процентка, вагон әйләнеше – 7,8 процентка үскән.

Моннан тыш, тимер юл платформаларын капиталь ремонтлау буенча эшләр 6 миллион сумлык башкарылган, “Әмәт” метрополитены станциясе белән бәйле платформа төзелеше – 9 миллион сумга, “Васильево” станциясендә вокзалны реконструкцияләү. Яңа төзелеш тә бара. Кукмарадагы тимер юл вокзалын төзүгә 6,4 миллион сум юнәлтелгән, Казандагы шәһәр яны тимер юл вокзалы реконструкциясенә – 121 миллион сум.