news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ак Барс Банк клиентлар картасыннан кабат алынган барлык акчаны кире кайтарды

Банк кушымтасы эше торгызылган.

Ак Барс Банк клиентлар картасыннан кабат алынган барлык акчаны кире кайтарды

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова ). Ак Барс Банк клиентларына карталарыннан кабат алынган акчаларын тулысынча кире кайтарган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына банкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Ак Барс Банк техник өзеклекне бетерде. 7 майда клиентларның банк карталарыннан кабаттан акча алынган иде. Кичен шул ук көнне кабат алынган акчалар тулы күләмдә кире кайтарылды», - дип сөйләделәр банкта.

Карталардан кабат алынган акча күләме хәзер исәпләнә, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, дистанцион хезмәт күрсәтү системалары — интернет - һәм мобиль банк эше торгызылган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Ак Барс Банк техник өзеклек аркасында клиентларының карталарыннан кабаттан акча күчергәнлеген, ә сайтка һәм мобиль банкка зур йөкләнеш булу дистанцион хезмәт күрсәтү системалары эшендә өзеклекләр китереп чыгарганлыгын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot