news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә Россия венчур форумын ачты

Быел форум чараларының эшлекле өлеше гибрид форматта уза.

Рөстәм Миңнеханов Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә Россия венчур форумын ачты
Владимир Васильев

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XV Россия венчур форумын ачты. Инвесторлар һәм стартапларның төп очрашуы Kazan Expo күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза.

Быел әлеге вакыйгага пандемия кайбер үзгәрешләр кертте: очрашулар һәм түгәрәк өстәлләрнең традицион форматы белән бергә, форумның эшлекле өлешен онлайн режимында да күзәтергә мөмкин булачак.

«Җанлы аралашу һәм туры диалогны барыбыз да сагындык, әлеге форум безгә шундый мөмкинлек бирә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

Ул тармак экспертлары, инвесторлар һәм партнерларга республика һәм илнең венчур базарын үстерергә омтылганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Россиядә венчур бизнесының үсүен дәвам итәчәгенә ышанам», - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.

Россия венчур инвестицияләре ассоциациясенең башкаручы директоры Альбина Никконен аның сүзләрен тулыландырды. Ул быел әлеге форум үзенең 15 еллыгын бәйрәм итүен, бу вакыт эчендә тармакның озын юл үтүен искәртте.

«Кыска гына вакыт эчендә үзгәрешләр шактый сизелерлек булды. Бүген әлеге мәйданчык идеяләре ташып торган кешеләрне берләштерә. Шунлыктан инвесторлар һәм эшкуарларның бер-берсен табачагына ышанам», - диде Альбина Никконен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100