news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр билгеле

Мәшгульлек үзәкләренә килә торган заявкаларның һәр дүртенчесендә әлеге һөнәрләрнең берсен башкаручы хезмәткәр кирәклеге әйтелгән.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Бүген төзүчеләр, азык-төлек, агач эшкәртү, текстиль һәм тегү сәнәгате эшчеләре, механиклар, автослесарьлар, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү җиһазларын ремонтлаучылар, шулай ук машина йөртүчеләргә ихтыяҗ зур.

Бу хакта «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода искәртеп үтүләренчә, мәшгульлек үзәкләренә килә торган заявкаларның һәр дүртенчесендә әлеге һөнәрләрнең берсен башкаручы хезмәткәр кирәклеге әйтелгән.

Шулай ук табиб һәм медицина хезмәткәрләре, кунакханә һәм ресторан бизнесы, ваклап һәм күпләп сәүдә итү тармагы җитәкчеләре, фән һәм техника өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләргә дә ихтыяҗ зур булып кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot