news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда триллион сумнан артык салым җыелган

2021 елда бер триллион йөз миллиард сумнан артык акча җыелган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 60 процентка күбрәк.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ, Алина Файзрахманова). Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада салым түләүләрен мобилизацияләү сизелерлек үскән.

2021 елда бер триллион йөз миллиард сумнан артык акча җыелган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 60 процентка күбрәк. Татарстан Прокуратурасы коллегиясе утырышында Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков шулай дип хәбәр итте.

«Җыелган салымнар күләме буенча Татарстан Россиядә алтынчы, Идел буе федераль округында беренче урында булып, Мәскәү, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округлары, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе артыннан ук бара», — дип белдерде спикер.

Әмма шул ук вакытта бурычлар да шактый булып кала — 16 миллиард сумга якын, дип билгеләп үтте Нәфыйков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100