Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"КамАЗ" ААҖ Гарәб Әмирлекләрендә кораллар күргәзмәсендә катнашачак
"КамАЗ" ААҖ Гарәб Әмирлекләрендә кораллар күргәзмәсендә катнашачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 8 февраль "Татар-информ", Илисә Ганиева). "КамАЗ" ААҖ 12 февральдә Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә ачылачак "IDEX" 6нчы халыкара корал һәм хәрби техника күргәзмәсендә катнашачак. Бу күргәзмә ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм Кама автозаводы анда бишенче тапкыр катнаша.
"IDEX"ның үзенчәлеге - биредә техника күрсәтелеп кенә калмый, ә полигонда да кулланыла. Кама машиналарының мөмкинлекләрен танылган спортчы, "Дакар" автомобиль супермарафонында берничә тапкыр җиңүгә ирешкән Владимир Чагин җитәкчелегендә КамАЗ йөртүчеләре төркеме күрсәтәчәк.
"КамАЗ" ААҖнең "IDEX"та катнашуы сату базарын киңәйтергә мөмкинлек биргән. 2001 елда БГӘ Хөкүмәте 200 йөк машинасы булган беренче "КамАЗ" партиясен сатып алган. Хәзер Каманың йөк машиналарын Катарның Оборона министрлыгы һәм Бахрейнның милли гвардиясе сатып ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз