Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда азык-төлек товарларына бәяләр ун айда 7,3 процентка арткан
Төбәктә азык-төлек товарларына бәяләр ун ай эчендә 7,3 процентка, азык-төлек булмаган товарларга 7,6 процентка артты, хезмәт күрсәтүгә бәяләр индексы 103,5 процент тәшкил итте.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Александр Хевронин). 2021 елның октябрендә республикада товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә куллану бәяләре һәм тарифлар индексы узган елның декабренә карата 106,5 процент тәшкил итте. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) белешмәләре дәлилли.
Сайтта хәбәр ителгәнчә, төбәктә азык-төлек товарларына бәяләр ун ай эчендә 7,3 процентка, азык-төлек булмаган товарларга 7,6 процентка артты, хезмәт күрсәтүгә бәяләр индексы 103,5 процент тәшкил итте.
Шул ук вакытта республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында уртача айлык хезмәт хакы 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,4 процентка арткан.
Моннан тыш, ноябрь башына Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар суммасы 48,3 млн тәшкил иткән, бу узган елның ноябрь башына караганда 1,9 млн сумга кимрәк.
Иң зур үзгәреш төбәкнең эшсез гражданнарына кагыла, ул 2020 елның октябрь ахырына 68,4 мең кеше тәшкил итә. 2021 елның шул ук чорында бу сан 4,6 тапкыр кимрәк һәм 14,8 мең граждан исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз