news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы быел 138 млрд сумлык ипотека рәсмиләштергән

Гыйнвар-октябрь айларында республикада яшәүчеләр 54,8 мең ипотека кредиты алган – бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,1 процентка күбрәк.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»).Татарстанлыларның ипотека торак кредитлары портфеле 2021 елның 1 ноябренә 338,2 млрд сум тәшкил иткән, ел башыннан ул 24,8 процентка арткан, дип хәбәр итте ТР буенча Милли банк матбугат хезмәте.

Гыйнвар-октябрь айларында республикада яшәүчеләр 54,8 мең ипотека кредиты алган — бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,1 процентка күбрәк.

«Шул ук чорда бирелгән ипотека күләме 137,9 млрд сумнан артып киткән, үсеш 30,3 процент тәшкил иткән. Әлеге сумма 2020 ел дәвамында бирелгән ипотека кредитлары күләменнән артып китте», — дип искәртә Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан бүлеге — Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан заемчылары ипотека буенча дисциплиналы хезмәт күрсәтә. Быел 1 ноябрьгә кичектерелгән бурычлар өлеше ипотека портфеленең гомуми күләменнән 0,4 проценттан азрак (тулаем Россия буенча — 0,6 процентка якын) тәшкил иткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100