news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида коляскадагы инвалидлар яңа автобустагы пандусларны сынады

Шәһәрдә «Уңайлы мохит» программасының барлык таләпләренә җавап бирә торган автобус маршрутка чыкты.

Менделеевскида коляскадагы инвалидлар яңа автобустагы пандусларны сынады

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Менделеевскида «Уңайлы мохит» программасының барлык таләпләренә җавап бирә торган автобус маршрутка чыкты. Коляскадагы инвалидлар яңа маршрутта пандусларны сынап карады инде. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте Instagram рәсми сайтында хәбәр итте.

Автобус салоны ачыла торган пандус белән җиһазландырылган, коляскада йөрүчеләр өчен махсус урыннар бар. 15 яшьлек үсмер һәм аның әнисе яңа транспорт төреннән канәгать калды.

Район җитәкчелеге планнарында «Яндекс.Транспорт»та транспортның маршрут тукталышы турында хәбәр итү системаларын, GPS-навигация булдыру тора. Шулай ук хәзер Менделеевск автобусларында социаль карталардан файдаланырга мөмкин - кулдан акчасыз ысул белән түләү мөмкинлеге барлыкка килде.

«Без пассажирлар ташу мәсьәләләрен этаплап хәл итәбез. Халык тарафыннан бик яхшы фикерләр әйтелде. Хәзер тиешле мониторинг уздырабыз, көн саен вазгыятьне анализлыйбыз», - диде атналык киңәшмәдә Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев.

Элегрәк «Татар-информ» Менделеевскида 1 декабрьдән пассажирлар йөртү өчен өч яңа автобус җибәрелүе турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100