news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга ана капиталын яңача индексацияли башлыйлар

2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча өстәмә чаралар турында» законга төзәтмәләрне өченче соңгы укылышта кабул итте. Аның нигезендә 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фаразланган түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова («Бердәм Россия») тәкъдим иткән үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга кертелә. Документ текстында аныкланганча, ана капиталы күләме агымдагы елның 1 февраленнән кулланучылар бәяләре үсеше индексыннан чыгып, ел саен яңадан каралырга тиеш булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, шул ук тәртиптә ана капиталының калган өлеше күләмен яңадан караячаклар.

Моннан тыш, 2022 елның 1 февраленә кадәр ана капиталы күләме беренче бала өчен 483 881 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 639 431 сум булачак.

Документ, гамәлгә ашыруның башка срогы билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2022 елдан ана капиталын фаразланган түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләүгә күчәргә тәкъдим итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100