Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан вертолет заводында яңа директор эшкә кереште
Казан вертолет заводының элеккеге директоры Алексей Белыйга республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). «Россия вертолетлары» холдингына керә торган Казан вертолет заводы коллективына бүген яңа генераль директорны тәкъдим иттеләр. Ул — элегрәк «Казан электротехника заводын» җитәкләгән Владимир Гинсбург. Бу хакта «Россия вертолетлары» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу кысаларында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан вертолет заводының элеккеге директоры Алексей Белыйга республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Аның алга таба эшкә урнашу урынын холдингта аныкламыйлар.
«Россия вертолетлары» генераль директоры Николай Колесов сүзләренчә, заводның яңа җитәкчелеге алдында 2022 елда якынча 100 вертолет чыгару һәм предприятиенең табышын 3,5 млрд сумга кадәр арттыру бурычы тора.
«Моннан тыш, киләсе елда берничә әһәмиятле вакыйга булачак — модернизацияләнгән „Ансат-М“ вертолетын беренче тапкыр заказчысына тапшыру, Ми-38 вертолетын беренче тапкыр экспортка чыгару. Владимир Гинсбург идарә итүдәге бай тәҗрибәсе белән бу бурычларны үти алыр дип ышанам», — диде Николай Колесов.
«Россия вертолетлары» генераль директоры вазифасына Николай Колесов нәкъ бер атна элек — 2021 елның 30 ноябрендә кереште. Моңа кадәр ул «Радиоэлектрон технологияләр» (КРЭТ) концерны белән җитәкчелек иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз