news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сыер ите кыйммәтләнә

Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегендә искәртүләренчә, сыер ите күп кенә россиялеләр өчен буй җитмәслек продуктка әверелергә мөмкин.

Россиядә сыер ите кыйммәтләнә

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Быел сыер ите бәясе, тугыз айда 17,5 процентка күтәрелеп, яңа рекорд куйган. Бу хакта РБК Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегенә сылтама белән хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, җитештерүчеләрдә сыер итенең күпләп сату бәясе дә арткан. Әйтик, 25 ноябрьгә аның бер тоннасы 243,87 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның ноябренә караганда алты процентка артыграк.

Росстат мәгълүматлары да мөгезле эре терлек бәясенең кыйммәтләнүе хакында сөйли: октябрьдә аның килограммы 356,8 сум тирәсе торган. Бу узган ел белән чагыштырганда өч процентка артыграк. Сөяксез сыер итенең бәясе 503,4 сумга җиткән, бу да узган елдагы күрсәткечтән өч процентка күбрәк дигән сүз.

Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегендә искәртүләренчә, сыер ите күп кенә россиялеләр өчен буй җитмәслек продуктка әверелергә мөмкин. Аның кыйммәтләнүе балалар, мәктәп ризыгы, ярымфабрикатлар һәм колбасаларда да чагылыш табачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100