news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 11 процентка арткан

Гыйнвар-октябрь айлары күрсәткәче буенча республикада авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы аена 24,9 мең сум тәшкил иткән.

Татарстанның авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 11 процентка арткан
архив

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 11 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да катнашты. Җыелышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да булды.

Марат Җәббәров.Татарстан агросәнәгать комплексында хезмәт хакы турында сөйләде. «Тармак икътисадында булган уңай динамика узган елга карата уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсен 11 процентка арттыру мөмкинлеге биргән», — диде ул.

«Бу елның ун аенда республика агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы, азык — төлек сәнәгатен дә исәпкә алып, 26,5 мең сум тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча — 24,9 мең сум, бу — икътисад буенча уртача хезмәт хакының 69 проценты», — дип ачыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында дүртенче урында тора (2019 елның 9 ае күрсәткечләре-искәрмә Т-и). Бу күрсәткеч буенча беренче өчлектә — Пенза өлкәсе (30,6 мең сум), Марий Эл Республикасы (27,6 мең) һәм Мордовия Республикасы (26,9 мең).

«Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы ике позициягә күтәрелде», — ди Марат Җәббаров.

Профильле министрлык мәгълүматларына караганда, әлеге тармакта хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча, гадәттәгечә, эре югары технологияле комплекслы районнар алда бара. Әйтик, Тукай районындагы «Челны-Бройлер» (38,4 мең сум) һәм «Камский Бекон» (41 мең) предприятиеләрендәге уртача хезмәт хакын исәпкә алсак, 38 мең сумнан артып китә.

Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 37,5 мең сум тәшкил итә. Бу сан «Майский» теплица комбинатында (52,3 мең сум) һәм «Ак Барс» кошчылык комплексында (33,6 мең) хезмәт хакы хисабына шундый дәрәҗәгә тигез. Хәер, аларны исәпкә алмаганда, район буенча ул нибары 19,8 мең сум тәшкил итә, дип шәрехләде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Питрәч районында авыл хуҗалыгы тармагы буенча уртача хезмәт хакы, нигездә, «Ак Барс» кошчылык комплексы хисабына 31,8 мең сум тәшкил итә. Анда ул 35,9 мең сумга тигез.

Ведомство мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хакы түбән булган районнар арасында Әгерҗе (15,6 мең сум), Кама Тамагы (16,4 мең сум), Югары Ослан һәм Апас (17,8 мең), Балык Бистәсе (18,5 мең), Яңа Чишмә һәм Чистай (19,1 мең), шулай ук Менделеевск (19,2 мең) бар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елда Татарстанда 242 млрд.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелер дип көтелә. Бу күрсәткеч 2018 ел күрсәткеченнән 3,6 процентка артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100