news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең «Хөррият» газетасында Татарстан икътисады турында мәгълүмат чыкты

Икътисад рубрикасындагы хәбәрдә төрек министры Төркиянең Татарстан белән хезмәттәшлегеннән бик канәгать калуын белдергән.

Төркиянең «Хөррият» газетасында Татарстан икътисады турында мәгълүмат чыкты
tatarstan.ru

(Истанбул, 7 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «Хөррият» газетасы «Татарстан белән сәүдәдә 1 миллиард долларга җитү максаты» дигән башисем белән Төркиянең Татарстан белән бәйле икътисади элемтәсе турында хәбәр урнаштырган. Икътисад рубрикасында урын алган хәбәрдә Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанкның Татарстанга рәсми сәфәренең Төркия өчен уңай нәтиҗәләре турында әйтелә.

Төрек министр Төркиянең Татарстан белән хезмәттәшлегеннән бик канәгать калуын белдергән. Ул Төркия һәм Татарстан сәнәгатьләренең берберләрен тулыландырып тору үзенчәлегенә ия булуын әйткән.

«Татарстан — Төркия инвесторлары өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итә торган төбәк, анда 140 төрек компаниясе эшли, аларның 2, 5 миллиард доллар күләмендәге инвестицияләре Татарстан һәм Россия икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә», — дигән Мостафа Варанк.

Газетада Төркия министрының Татарстан инвесторларын Төркиягә чакыруы да язылган. Министр, Татарстанның оборона сәнәгате һәм машина төзелеше тармагындагы потенциалы көчле булуын белдереп, бу тармакны үстерү юнәлешендә Төркия мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырган.

Төркия министры ике ил арасындагы бизнес-багланышларны үстерү мөмкинлекләрнең күп төрле булуын әйтә. «Ике ил арасындагы сәүдә әйләнеше иң кыска вакыт эчендә 1 миллиард долларга җитәчәк, без бу мәсьәләдә бернинди киртә күрмибез», — ди ул.


4 декабрьдә Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ике республика арасында товар әйләнешен 1 млрд долларга җиткерерлек потенциал бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100