news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы 75 процентка үтәлгән

Ел башыннан алып республикада 2 миллион 250 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, шуның 54 мең квадрат метры – узган ике атнада.

Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы 75 процентка үтәлгән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы 75 процентка үтәлгән. Ел башыннан алып республикада 2 миллион 250 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, шуның 54 мең квадрат метры – узган ике атнада. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, Татарстанның Биектау, Тукай, Питрәч һәм Апас районнарында план инде 100 процентка үтәлгән. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча 7 ноябрьгә статистика органнарына 1 мең 259 фатирлы 83 йорт буенча хисап тапшырылган. Бу бер елга планлаштырылган күләмнең яртысыннан кимрәген (49 процент) тәшкил итә. Хәзерге вакытта социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 47 йортның 39ы – югары, сигезе уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

2020 елда 177 күп катлы йорт файдалануга тапшыру күздә тотыла. 7 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, барлыгы 123 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу пландагы күрсәткечнең 65 процентын тәшкил итә. Калган объектларның 53е – югары, берсе уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

«Шәхси торак төзелеше өлкәсендә хәлләр аеруча яхшы. Барлыгы 9 мең 670 торак йорт файдалануга тапшырылган, бу - пландагы күрсәткечнең 90,5 проценты», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, быел 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Хәзерге вакытта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Дәүләт торак фонды 584 объект буенча контрактация килешүе төзегән. Шуның 304е буенча милеккә хокук республикага теркәлгән, шулай ук ятим балалар белән наем килешүләре рәсмиләштерелгән. 99 объект Дәүләт торак фондына беркетелгән. Хәзерге вакытта 129 объект — сату алды әзерлеге стадиясендә. Әле файдалануга тапшырылмаган йортларда 52 фатир урнашкан, алар соңыннан ятим балаларга биреләчәк. Калган 16 объект буенча Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы аукцион үткәрергә әзерләнә. Биш дәүләт килешүе төзеләчәк.

2020 елда 47 яшь гаиләне фатир белән тәэмин итү күздә тотыла. Аларның 45е субсидия алган инде.

«Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча барлык 46 гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелде. Күчеп китәргә мәҗбүр булган гражданнар, Ерак Төньяктан күченеп кайтучылар һәм чернобыльчеләр арасыннан 24 кешене торак белән тәэмин итү буенча 23 сертификат рәсмиләштерелде», - дип өстәде Айзатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100