news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт Татарстанда медицина битлегенең үзкыйммәтен атады

Хәзерге вакытта республикада шәхси саклану чаралары бәясенең кимү тенденциясе күзәтелә.

Эксперт Татарстанда медицина битлегенең үзкыйммәтен атады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер тапкыр кулланыла торган битлекнең үзкыйммәте 8 сум чамасы тәшкил итә, даруханәләрдә исә ул бераз кыйммәтрәккә сатыла. «Таттехмедфарм» предприятиесе генераль директоры Олег Әкбәров Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Даруханәләрдә медицина битлеге 8,8 сум тора. «Ул март аеннан бирле үзгәрмәде, даруханәләрдә исә аның бәясе үзкыйммәтеннән бераз артыграк», - дип өстәде Әкбәров.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада шәхси саклану чаралары бәясенең кимү тенденциясе күзәтелә, чөнки базарда аларга кытлык юк.

Әкбәров искәрткәнчә, Татарстанда быелның башында күзәтелгән шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү проблемасы оператив рәвештә хәл ителгән. Битлекләрне «Таттехмедфарм»нан тыш, «Татнефть» һәм «КАМАЗ» предприятиеләрендә дә тегәләр.

Интервьюның тулы тексты белән sntat.ru сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot