news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда «Спутник V» вакцинасы җитештерелә башлады

Үзбәкстан һәм Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре, банклары катнашындагы яңа проектларны да кертеп, үзара сәүдә күләме һәм сәнәгать кооперациясенең масштаблары тотрыклы рәвештә үсә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанда Россия белән бергәләп коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын җитештерә башладылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияевның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Мирзияев 7 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Әңгәмәнең башында Үзбәкстан башлыгы Россия лидерын туган көне белән котлаган, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм зур уңышлар, ә Россия халкына исә тынычлык һәм алга таба чәчәк атуын теләгән.

«Барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекнең динамик рәвештә үсеш кичерүе билгеләп үтелде. Үзбәкстан һәм Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре, банклары катнашындагы яңа проектларны да кертеп, үзара сәүдә күләме һәм сәнәгать кооперациясенең масштаблары тотрыклы рәвештә үсә. Россия белән бергәләп «Спутник V» вакцинасы җитештерелә башлады», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100