Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туристлык операторлары "ВИМ-Авиа" белән хезмәттәшлекне туктаткан
"ВИМ-Авиа"ның беренче проблемалары җәй аенда башланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). 7 октябрьдән Россия туристлык операторлары банкротлыкка чыккан "ВИМ-Авиа" компаниясе белән хезмәттәшлекне туктаткан. Бу хакта Туристлык операторлары ассоциациясе сайтында хәбәр ителә. "ВИМ-Авиа" очышларны тулысынча 15 октябрьдә туктата, дип хәбәр итә “Российская газета”.
Туристлык операторлары ассоциациясе 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр "ВИМ-Авиа" бортында курорт туроператоры көче белән 24 мең турист кайтарылуын искә төшерә. Күпчелеге Төркиядән. 7,3 мең Россия кешесен башка авиакомпанияләр 28 октябрьгә кадәр кайтарачак. Туристлык операторлары киеренке вакыт артта калды, дип саный.
"ВИМ-Авиа”ның беренче проблемалары җәй аенда башланган. Шунлыктан, туроператорлар проблемалы компания белән хезмәттәшлекне киметергә тырышкан. “Күбрәк без башка авиакомпанияләр белән эшләргә тырыштык. Күпчелек төбәкләрдә бу уңай булды, шуңа аларда проблема тумады”, – дип белдергән “Интурист" генераль директоры урынбасары Сергей Толчин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз