Татарстанда торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы 94 процентка үтәлгән

2017 елда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы Казандагы 931 йортта яңа индивидуаль җылыту пунктлары урнаштыру хисабына арткан.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). 2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берләшмәдә күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү объектларында 3 мең 581 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 17 муниципаль берләшмәдә техника куркынычсызлыгы бозылу буенча 54 факт ачыкланган. Бу хакта Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2017 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы Казандагы 931 йортта яңа индивидуаль җылыту пунктлары урнаштыру чаралары хисабына арткан. Барлык үзгәртүләрне исәпкә алып, 4 млрд 772 млн сумлык эш башкарылган. Бу пландагы эшнең 94 процентын тәшкил итә.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры хәбәр итүенчә, мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү 146 объектта башкарылган. Эшне аларның берсендә – Казандагы 28 нче гимназиядә генә төгәллисе калган.

2017 елда шулай ук капиталь төзекләндерү эшләре Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлика бинасына үткәрелгән. "Биредә гомуми башкарылган эш күләме 49 процентны тәшкил итә”, – дип җиткерде Ирек Фәйзуллин.

Рөстәм Миңнеханов программалар буенча эшнең азакка таба баруын, подрядчы оешмаларның вакытында отчет документациясен тапшырырга тиешлеген, 2018 елга капиталь төзекләндерү программасын формалаштырып бетерергә кирәклеген җиткерде.