news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшмәкәрләргә илкүләм проект буенча матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде

Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде.

Татарстанда эшмәкәрләргә илкүләм проект буенча матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.

2020 елның I яртыеллыгында 21 эшмәкәр Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзеде. Илкүләм проект гамәлгә ашыру барышында 115 компания экспортка чыгарылды, алар барлыгы 25 миллион долларга экспорт килешүләре төзеде.

Шулай ук финанс ярдәме дә күрсәтелде: эшмәкәрләргә барлыгы 611,2 миллион сум күләмендә 378 микрозайм тәкъдим ителде. Татарстанның Гарантия фонды җаваплылыгы белән 5,1 миллиард сумнан артык күләмдә кредит чаралары җәлеп ителде.

Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде. Азык-төлек продуктларын һәм әзер ризыкларны заказчыларга илтеп бирү хезмәтенә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә дә барлыгы 28 миллион сум акча бирелде.

Эшчәнлекне кризис шартларында да алып барырга өйрәтү максатында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, «Адаптация технологияләре» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда катнашучылар саны 54 мең кешедән артты.

Республикада эшмәкәрләргә 12,5 мең мәгълүмати-консультация хезмәте күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100