news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада тимер юл аша ике юлүткәргеч ачылды

Юлүткәргечләрдә төзү-монтаж эшләре узган елның декабрендә башланган иде.

Түбән Камада тимер юл аша ике юлүткәргеч ачылды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Көньяк автоюлда тимер юл аша ике яңа юл үткәргеч ачылды. Тантанада Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Татарстан транспорт министры Ленар Сафин һәм Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Юл үткәргечләр Түбән Кама өчен стратегик әһәмияткә ия. Алар «Предкомбинатская» сәнәгать станциясеннән «Биклән» станциясенә кадәр тимер юл транспортының интенсив хәрәкәте кисешкән урыннарда төзелгән. Хәзер автомобиль транспорты тоткарлыксыз һәм авариясез йөрү мөмкинлегенә ия.

«Эш нәтиҗәлелегенең мөһим өлеше — транспорт логистикасы, ешрак шәһәр магистральләре буенча уза торган юллар, «Безнең ишегалды» Президент программасы турында сөйлибез, әмма икътисад өчен шартлар тудыру да бик мөһим», — диде Айдар Метшин.

Юлүткәргечләрдә төзү-монтаж эшләре узган елның декабрендә башланган иде. Алар Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә эшләнгән. Юл катламының түбән катламы коеп ясалган асфальт-бетоннан эшләнгән. Юл үткәргечләрдә коймалар, яктырткыч баганалар урнаштырылган. 

Эшләрне төгәл оештыру нәтиҗәсендә төзелеш вакытын киметергә һәм объектларны ун ай урынына сигез ай эчендә тәмамларга мөмкин булды.

«Мин сезне чын күңелдән әлеге хезмәт җиңүе белән котлыйм!» — диде Ленар Сафин.

2020 елда Татарстанда төбәк юлларында барлыгы 3 юлүткәргеч һәм 7 күпер төзү, шулай ук 4 күперне ремонтлау планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100