news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә евро бәясе соңгы дүрт ел эчендә беренче тапкыр 90 сумнан арткан

Европа валютасының мондый күрсәткече соңгы тапкыр 2016 елда булган иде.

Россиядә евро бәясе соңгы дүрт ел эчендә беренче тапкыр 90 сумнан арткан
архив/Егор Никитин

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Евро курсы 2016 елдан беренче тапкыр 90 сумнан артты. Бу хакта ТАСС Мәскәү биржасы порталына сылтама белән хәбәр итә.

Сатулар барышында Мосбиржада евро бәясе 90,1 сумга җитте. Мәскәү биржасында доллар курсы 76,11 сумга кадәр күтәрелде.

Brent маркалы нефть фьючерсларының бәясе баррель өчен 41,94 долларга кадәр (-1,69%), ә WTI сортлары — баррель өчен 39,04 долларга кадәр (-1,84%) кимеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100