news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак

Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның 1 октябреннән федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 3 процентка индексацияләү турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Федераль дәүләт органнары һәм федераль дәүләт учреждениеләренә 2020 елның 1 октябреннән федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 3 процентка арттыру буенча чаралар күрергә», - диелә документта.

Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100