news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда проблемалы йортларны күпләп төзеп бетерү белән шөгыльләнәчәкләр

Федераль программа кысаларында илнең 35 төбәгендә барлыгы 232 йорт төзелеп бетәчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан проблемалы йортларны төзеп бетерү буенча массакүләм ярдәм программасы гамәлгә ашырылачак төбәкләрнең берсе булачак. Бу хакта «Дом.РФ» Дәүләт компаниясе башлыгы Александр Плутник сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Массакүләм ярдәм программасы оештырылачак беренче төбәкләр билгеләнде. Бу – 35 субъекттагы 232 йорт», - дип белдерде Плутник журналистларга.

Татарстаннан тыш, бу төбәкләр арасында – Әстерхан, Түбән Новгород, Саратов, Тула һәм Ярославль өлкәләре.

Быел федераль бюджеттан проблемалы йортларны төзү өчен 18 млрд сум бүлеп бирелергә тиеш, киләсе елда тагын 21,5 млрд сум. Акча белән өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды эш итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot