news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мэр, район башлыгы һәм депутатларның хезмәт хакы арттачак

Хезмәт хаклары быелның 1 октябреннән артачак.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанда муниципаль берәмлек башлыгы, аның урынбасарлары, депутат һәм җирле үзидарәнең сайлау органы әгъзаларының хезмәт хаклары 3 процентка артачак. Хокукый мәгълүмат порталында чыккан тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Хезмәт хаклары быелның 1 октябреннән артачак. Түләү күләмен исәпләп чыгару өчен авыл җирлегендә кече вазифалар төркеме белгеченең оклады 1,03 тапкырга — 11498 сумга кадәр арттырылачак.

Бюджет даирәсенең бердәм тариф челтәре каралмаган кайбер оешмалары хезмәткәрләренең дә окладлары артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100