news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ясалган автомобильләргә транспорт салымы түләтмәскә тәкъдим ителде

Хәзерге вакытта Россиядә транспорт салымы автомобиль двигателе егәрлегеннән чыгып исәпләнә.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында ЛДПР партиясеннән депутат Василий Власов Россия автомобильләренә транспорт салымын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Парламентарий финанс министры Антон Силуановка хат юллаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә барыннан да бигрәк двигатель егәрлеге аз һәм кыйммәт булмаган автомобильләр киң таралган, диелгән мөрәҗәгатьтә.

«Мондый автомобильләрне аз керемле гражданнар сатып ала, шуңа күрә Россия территориясендә үзебезнең маркадагы автомобильләргә транспорт салымын гамәлдән чыгару урынлы булыр иде», диелгән хатта.

Власов фикеренчә, мондый адым гражданнарга зур булмаган икътисади ярдәм чарасы булачак һәм илебез автосәнәгате өчен дә әһәмиятле. Шулай ук ул Финанс министрлыгыннан инициативаны гамәлгә ашыру мөмкинлеген анализлауны сорый.

Хәзерге вакытта Россиядә транспорт салымы автомобиль двигателе егәрлегеннән чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта көчле моторлы автомобильләрдә югары салым ставкасы гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100