news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдән торып эшләгәндә иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр билгеле

Баш хисапчы аена аена 250 мең сумнан артык хезмәт хакына өметләнә ала.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Өйдән торып эшләгәндә баш хисапчылар иң югары хезмәт хакы (аена 250 мең сумга кадәр) алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Работа.ру» сервисы тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә.

Икенче урында – инглиз теленнән тәрҗемәче, аңа аена 150-200 мең сум тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта, ахыргы сумма заказларның күләменә бәйле.

Сатулар өлкәсендә дә хезмәт хакы югары. Бизнесны үстерү буенча менеджер аена 100 мең сум акча эшли ала. Кандидаттан эш тәҗрибәсе, сөйләшүләр үткәрү күнекмәләре һәм коммерция тәкъдимнәрен әзерләү таләп ителә.

Моннан тыш, зур тәҗрибәгә ия РНР-программистка яки контекст рекламасы буенча белгечкә өйдән торып эшләгәндә 110-120 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100