news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Газпром»да мәйданы зур булмаган йортларга газны бушлай кертергә вәгъдә иттеләр

Участок чигенә кадәр торба үткәрү бушлай булачак.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Мәйданы 300 квадрат метрдан артмаган йортларда яшәүчеләр газлаштыру кысаларында газны бушлай тоташтыра алачак.

«Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов «Россия 1» телеканалына шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында газ инде үткәрелсә дә, муниципалитетларның территория эчендә торба сузу өчен акчасы булмаган бистәләрдәге йортларга газ кертергә йөкләмә биргән иде. Ул гражданнарның бу эш өчен акча түләргә тиеш түгеллеген әйтте.

«Мәйданы 300 квадрат метрдан кимрәк тәшкил иткән торак йортта яшәүчеләр шундый мөмкинлеккә ия булачак. Газлаштыру буенча төбәк операторы газны җир кишәрлеге чигенә кадәр бушлай үткәрергә тиеш», - диде Густов.

Шул ук вакытта, участок эчендә торба сузган өчен кулланучы үзе түләргә тиеш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100