news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар «Цифрлы икътисад» проекты ярдәмендә IT-компетенцияләргә өйрәнгән

Курсларда катнашучыларның барысы да бәясе 15 мең сумга кадәр тәшкил иткән шәхси цифрлы сертификатлар алган.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстанда 1000 кеше «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында IT-компетенцияләр буенча бушлай курслар узган. Аларның барысы да бәясе 15 мең сумга кадәр тәшкил иткән шәхси цифрлы сертификатлар алган. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1000 татарстанлы шәхси цифрлы сертификат алды. Курсларда катнашкан кешеләр арасында 25 яшькә җитмәгән егетләр-кызлар да, 46 яшьтән узган кешеләр дә бар иде. „Цифрлы икътисад“ илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен кадрларны укыту иң мөһим бурыч булып тора», — дип белдерде ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Бушлай курслар 2019 елда Россиянең биш төбәгендә үткәрелә башлады. Проектта 18 яшьтән 100 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.

Татарстанлылар арасында «Минем документлар» хезмәт күрсәтү үзәкләрендә мәгълүмати системалар белән идарә итү, шәхси мәгълүмат информацион системаларында эшкәрткән вакытта шәхси мәгълүматның иминлеген тәэмин итү, SMM-менеджер компетенцияләре, цифрлы продуктлар булдыру, шулай ук программалаштыру һәм Python ярдәмендә мәгълүматларга анализ ясау ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләрдән санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100