news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе үсеше дәвам итә
Узган атнада кәбестә һәм кишердә бәяләр үзгәреше 3,8-3,9 процентка җиткән
Скопировать ссылку
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе 27 апрельдән 4 майга кадәрге чорда Казанның кулланучылар базарында бәяләр үзгәрешен хәбәр итте. Аннан күренгәнчә, соңгы атнада катырылган балык -2,2, көнбагыш мае -1,2, каты сырлар -1,4, беренче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи -1,2, бодай оны һәм йомырка - 0,5-0,7 процентка очсызланган. Пастеризацияләнгән сөт, атланмай, тары ярмасы, шикәр комы һәм ярымысланган казылык бәясе 0,1-0,3 процент тирәсе генә булса да, кими төшкән.
Ә менә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе үсүен дәвам итә. Узган атнада кәбестә һәм кишердә бәяләр үзгәреше 3,8-3,9 процентка җиткән. Алма һәм башлы суган өчен 2,4-2,9 процентка күбрәк түләргә туры килгән. Шулай ук сыер итенең (0,8процентка) һәм дөге ярмасының (0,2 процент) берникадәр кыйммәтләнә башлавы күренә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot