news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кереме кимегән эшмәкәрләргә салымны бүлеп яки соңрак түләү мөмкинлеге бирелә

Салым түләүне кичектерү яки бүлеп түләү шартларының берсе — керемнең 10 проценттан артыграк күләмдә кимүе.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Керем күләме кимегән эшмәкәрләргә салымны бүлеп яки соңрак түләү мөмкинлеге бирелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

«Оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, шул исәптән кече һәм урта бизнес субъекты булып саналмаганнары да, индивидуаль бүлеп түләү яки соңрак түләү мөмкинлеге ала. Моның өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым түләүне кичектерү яки бүлеп түләү шартларының берсе — керемнең 10 проценттан артыграк күләмдә кимүе», — диде ул.

Бу ярдәм чарасына быел чыгымнарга дучар булганнар да өмет итә ала, ләкин аларның 2019 елда табыш алган булулары шарт.

«Аерым шартлар, карарларны үтәүгә карап, салымны бер елга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге бирелә. Зур күләмдә салым түләүчеләргә бу срок өч елга, төп системаны тәшкил итүче стратегик оешмаларга биш елга кадәр озайтылырга мөмкин», — диде Андрей Никиташин.

Ул коронавирус таралу белән бәйле рәвештә аеруча зыян күргән тармаклар исемлеге Хөкүмәт комиссиясендә билгеләнгәнен әйтте. Аэропорт эшчәнлеге, пассажирларны ташу, мәдәният, ял, күңел ачуны оештыру, физкультура, спорт эшчәнлеге, туристик агентлыклар, кунакханәләр бизнесы, җәмәгать туклануы, өстәмә белем бирү оешмалары, конференция, күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге һәм башкалар.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән һәм аеруча зыян күргән тармакларның салым түләүчеләре өчен, 25 марттан 1 майга кадәр салым түләттерү чаралары туктатылган», — диде Никиташин. Ул бүген кайнар линия буенча килеп ирешә торган төп сораулар кече һәм урта бизнес өчен өстенлекләр, салымны кичектереп яки бүлеп түләүгә кагылышлы булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100