77 меңнән артык татарстанлы Җиңүнең 70 еллыгына бер вакытлы түләүләр алачак

Биреләсе акчаның күләме 7 мең һәм 3 мең сум тәшкил итә

  (Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Россия Президентының 2015 елның 26 февралендә “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы Указына нигезләнеп, РФ Пенсия фонды билгеле категория гражданнарына социаль түләүләр билгели. 

Шул рәвешле, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, балигъ булмаган килеш концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүриләп тоту урыннары тоткыннары булучылар, Финляндия белән сугыш чорында, Бөек Ватан сугышында, Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар 7шәр мең сум күләмендә түләүләр алачак. Республикада бу акча 11,7 мең чамасы кешегә тапшырылачак.

Моннан тыш, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда, СССР ның вакытлыча басып алынган территорияләрендә эшләү чорыннан тыш, 6 айдан да ким булмаган вакыт тылда хезмәт куйган затларга, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр, шулай ук балигъ булмаган килеш концлагерьлар, төрмәләр һәм гетто тоткыннары булучыларга 3 әр мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Мондый күләмдәге түләүләргә 65,5 меңнән артык татарстанлы ия булачак.

“Татарстан Республикасында 7 мең һәм 3 мең сум күләмендәге бер вакытлы түләүләрне 11,7 мең чамасы һәм 65,5 мең татарстанлы алачак”, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Барлык түләүләр дә Пенсия фонды тарафыннан тулы күләмдә финансланган һәм  апрельдә пенсия счетына һәм аны алу графигы буенча күчереләчәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.