Татарстан төзелеш объектларында хезмәтне саклау кагыйдәләре үтәлешен тикшерәчәкләр

Республика ведомствосы башлыгы барлык чаралар да 20 мартка кадәр уздырылырга тиеш диде.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелә торган барлык объектларны да хезмәт законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерергә кушты. Шул турыда Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Доклад барышында Фәрит Хәнифов биектән егылып төшү нәтиҗәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары ешаюга бәйле борчылуын белдерде. 5 мартта башкаланың Ершов урамындагы торак йортның төзелеш мәйданчыгында «Казан фасады» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән гадәттән тыш хәл булды: күтәрткечтән биш эшче егылып төшеп, өч кеше һәлак булган, икесе авыр җәрәхәтләр алган.

20 мартка кадәр төзелешләрдә хезмәтне саклау буенча профилактик чаралар уздырылачак һәм төзелә торган объектларны закон таләпләрен үтәү буенча тикшерәчәкләр. Министр күтәрү механизмнарының һәм башня краннарының торышына аерым игътибар бирергә кушты.