Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы ана капиталы акчаларын куллану өлкәсендә контрольне көчәйтте
Закон нигезендә хәзер ана капиталы акчаларын «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятеннән алынган заемнарны каплау өчен дә кулланырга ярый.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы торак шартларын яхшырту өчен файдаланган вакытта ана капиталы акчаларын куллану өлкәсендә контрольне көчәйтү турында закон кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Беренче чиратта, закон нигезендә Россия Банкы һ.б. дәүләт органнары контролендә булмаган башка структуралар заемнар тәкъдим итә торган оешмалар исәбеннән төшереп калдырыла. Законны әзерләүчеләр искәрткәнчә, мондый оешмалар заемнарны банк кредитлары белән чагыштырганда күпкә югарырак процент ставкасы белән бирә. Өстәвенә, бурычка алучылар еш кына үз торагын закладка сала.
Шул ук вакытта, закон нигезендә хәзер ана капиталы акчаларын «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятеннән, шулай ук авыл хуҗалыгы куллану кооперативларыннан алынган заемнарны каплау өчен дә кулланырга ярый.
Моннан тыш, әгәр торак йорт авария хәлендә дип табылса, сүтелергә тиеш булса яки анда реконструкция эшләре башкару күздә тотылса, торак шартларын яхшырту өчен ана капиталын куллануны сорап бирелгән гаризаны канәгатьләндермәскә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз