Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Халиков "XYBase" компаниясе делегациясе белән очрашты
Очрашу республикада "Invest in Tatarstan" халыкара кышкы инвестиция форумы барышы кысаларында узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Малайзиянең "XYBase" компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу республикада "Invest in Tatarstan" халыкара кышкы инвестиция форумы барышы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуны ачып, Хөкүмәт башлыгы, Татарстан белән Малайзияне бик күптәнге һәм уңышлы мөнәсәбәтләр бәйли, дип белдерде. “Бүр үк вакытта без Малайзия регионнары һәм Малайзия компанияләре белән бәйләнешләрне активрак үстерер идек”, - диде ул.
Илдар Халиков Татарстанда ИТ-тармак инфраструктурасы үсеше турында кыскача хәбәр итте. Үз чиратында, "XYBase" вәкилләре Татарстанда компания тарафыннан эшләнгән "BLESS" бизнес-процессларга электрон ярдәм системасын гамәлгә кертү барышы турында сөйләделәр.
“Бер тәрәзә” принцибына нигезләнгән "BLESS" (Business Licensing Electronic Support System) системасы үзенең нәтиҗәлелеген бизнесның дәүләт органнары белән үзара багланышы мәсьәләләрендә исбатлады. Хәзерге вакытта бу системаны Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы гамәлгә ашыра.
Очрашу барышында шулай ук Татарстан предприятиеләрендә "XYBase" нәтиҗәләрен гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз