Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Нигъмәтуллин Бөгелмәдә фәнни-җитештерү берләшмәсе эшчәнлеге белән танышты
Предприятиедән 300дән артык кеше эшли.
(Бөгелмә, 7 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәгә эш визиты кысаларында Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» җаваплылыгы чикләнгән фәнни-җитештерү җәмгыятендә булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Аңа эшчәнлекнең төп төрләре турында сөйләделәр, производство белән таныштырдылар.
Предприятиегә быел 29 ел тула. Анда 300дән артык кеше эшли. Ул матдә күләмен үлчәү чараларын эшләү һәм җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып бара.
Җәмгыять продукциясе белән тәэмин итү географиясе киң — ул Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан һәм Белоруссия территорияләрендә урнашкан барлык нефть компанияләре диярлек.
2019 ел дәвамында предприятие тарафыннан өстәмә җитештерү мәйданнарын үзләштерү, җитештерү егәрлеген арттыру һәм өстәмә эш урыннары булдыру проекты гамәлгә ашырылды. Инвестицияләр уүләме 65,5 миллион сум, 8 өстәмә эш урыны булдырылган.
2019 ел нәтиҗәләре буенча НТЭС НПО җитештергән продукция күләме акчалата эквивалентта 904 миллион сум тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз