Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт Казанда яңа мәктәпләр төзелешенә 500 миллион сум акча бүлеп бирәчәк
Шәһәрнең яңа микрорайоннарында федераль акчага мәктәп төзиячәкләр.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Казанда яңа мәктәпләр төзелешенә 493 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Мәгариф учреждениеләре төзелешенә барлыгы 553 миллион сумнан артык акча биреләчәк. Татарстаннан тыш, 60 миллион сум күләмендәге федераль акчаны Чиләбе өлкәсе дә алачак.
«Бу акчага яңа торак комплексларда мәктәпләр төзеләчәк. Хөкүмәт төбәкләргә инфраструктура булдыруда (яңа торак районнарда мәктәп төзүдә) беренче тапкыр ярдәм итә», — диелгән документка аңлатмада.
Агымдагы елның июлендә федераль үзәк мәгариф учреждениеләре төзелешенә 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән иде. Ул вакытта 20 төбәк, шул исәптән Татарстан да акча алды. Октябрьдә бу максатларга Федерациянең җиде субъектына 902 миллион сумнан артык акча күчерделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз