news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә укытучыларга хезмәт хакы түләүнең гомуми системасын булдырырга ниятлиләр

Сенаторлар хөкүмәткә тиешле тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Виктор Смирнов укытучылар хезмәтенә түләү буенча бөтен ил өчен гомуми система булдыру кирәклеге турында сөйләде. Бу турыда «Известия»гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Сенаторлар хөкүмәткә тиешле тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Смирнов бәяләвенчә, проблеманы хәл итү бер елга якын вакыт алачак. Мәсьәләне «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында эшләү тәкъдим ителә.

Парламентарий кайбер төбәкләрдә педагогик йөкләнеш нормасы өчен база оклады минималь хезмәт хакы күләменнән якынча ике тапкырга кимрәк, бу вазгыятькә юл куярга ярамавын әйтте. Шул ук вакытта һәр белгеч бердәм федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыра.

«Дифференциация үсешкә стимул түгел, ә явызлыкка әверелә», — диде Виктор Смирнов.

Аның сүзләренчә, квалификация күтәрү шулай ук педагогларның хезмәт хакы күләмендә чагылыш табарга тиеш.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2019 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча Россия укытучылары аена уртача 40 мең сум ала. Шул ук вакытта Чукоткада иң югары хезмәт хакы 99 мең сум, иң түбәне — Төньяк Осетиядә (22 мең).

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты лабораториясе мөдире Елена Егорова сүзләренчә, регионнар арасында укытучыларның уртача хезмәт хаклары арасында сизелерлек аерма һәрвакыт булган, чөнки алар бюджеттан хезмәт хакы ала. Ул минималь хезмәт хакы күләменә бәйле, ул, үз чиратында, өстәмәләр һәм коэффициентлар хисабына үзгәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100