news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Хезмәт хакының оклад өлешендә үзгәрешләр була.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан хакимияте 2022 елның 1 гыйнварыннан бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакының оклад өлешен арттыру карарын кабул итте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны 30 ноябрьдә имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Аның нигезендә республика бюджетында эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча Бердәм тариф челтәрендәге коэффициент һәм тариф ставкалары (оклад) үзгәрәчәк.

2018 елда кабул ителгән һәм хәзер гамәлдә булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, иң югары 18нче разрядка ия булган белгечнең оклады 76 процентка, ягъни 18 450 сумга кадәр арта (хәзер ул 10 478 сум).

Беренче разрядлы белгечнең оклады 13 617 сум дип билгеләнгән. Хәзерге вакытта ул 2 329 сум. Коэффициент шулай ук «1» дип исәпләнә.

Җитәкченең урынбасары оклады, җитәкченекеннән 1-2 разрядка түбәнрәк итеп билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100