Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азык-төлеккә бәяләр арту 40 ел эчендә беренче тапкыр рекордлы дәрәҗәгә җитте
Эксперт фикеренчә, бу төрле азык-төлек бәяләренең үзара бәйләнеше аркасында килеп чыга.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Азык-төлеккә дөньядагы бәяләр индексы бер елда 27 процентка артты, бу 40 ел эчендәге иң динамик күрсәткечләрнең берсе булды.
INFOLine мәгълүмати-аналитика агентлыгы генераль директоры Иван Федяков белдергәнчә, бу төрле азык-төлек бәяләренең үзара бәйләнеше аркасында килеп чыга.
«Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт бәясе генә кыйммәтләнеп калмый, ә терлек азыгы, ашлама бәяләре дә арта», — дип яза белгеч сүзләренә сылтама белән РИА Новости.
Аналитик белдергәнчә, сатып алучанлык сәләте чиксез түгел, шуңа күрә кайчан да булса бәяләр арту чик дәрәҗәгә җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз