news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр икмәк бәясе якын арада үзгәрмәс дип саный

Соңгы арада ашлык бәясе еш үзгәреп торса да, Россия Хөкүмәте икмәк бәясе шул килеш калуына ышана.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). “Бездә ашамлык, аеруча икмәк бәяләре үсү буенча куркулар юк. Без тотрыклы вазгыять булуын көтәбез, гәрчә, соңгы арада ашлык бәясе үзгәреп торса да", – дигән Россия Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович "Алтын көз-2017" агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган Россия ашлык берлеге съездында.

"Шуңа күрә бернинди өстәмә чикләү чаралары күрелми", – дип өстәгән ул.

"РИА Новости" язып чыкканча, шул ук вакытта ашалык бәясе бик нык төшкән. Әмма Дворкович белдергәнчә, экспортка ярдәм итү һәм мөмкин булган бөртекле интервенцияләр бәяләрне тотрыклы итәргә һәм нормаль дәрәҗәгә кайтарырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot